Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа үзәгендә өлешчә элекке тулай торак бинасы ишелде


Уфада өлешчә ишелгән тулай торак бинасы
Уфада өлешчә ишелгән тулай торак бинасы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк

Тикшерү комитеты Уфада кооператив техникум тулай торагы бинасы ишелү сәбәпләрен тикшерә башлады

Коммунистическая, 52а адресында урнашкан бина кичә, 30 июльдә 22.10 сәгать тирәсендә ишелде.

Мәдәни мирас объекты булган бинада 2024 елдан бирле беркем яшәми.

"Однажды в Башкирии" Telegram каналы язуынча, бинаны сүтәргә әзерләнгәннәр. "Уфа с Огоньком" хәбәр итүенчә, бина "Кооператив техникум тулай торагы" исемле мәдәни мирас объекты буларак теркәлгән һәм аны төзекләндерергә мөмкиннәр.

"Терәк конструкцияләрнең торышы бәяләнгәннән соң, канун нигезендә бина төзекләндерелергә мөмкин. Төзекләндерү эшләре милек иясе, бу очракта Башкорт кооператив техникум аркылы идарә итүче Башкортстан кулланучылар берлеге тарафыннан башкарылачак", дип яза "Уфа с огоньком".

Хәзерге вакытта ишелгән бина җимерекләрен аралау эше бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG