Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә татар сәяси тоткыннарны искә алып ялгыз пикет узды


Наил Нәбиуллин ялгыз пикетта
Наил Нәбиуллин ялгыз пикетта

Чарада әлеге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Энгел Фәттахов, шулай ук кулга алынган татар милли хәрәкәт ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов белән җинаять эше ачылган милли активист Зиннур Әһлиуллин искә алынды.

30 июльдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстандагы сәяси тоткыннарны искә алу чарасы узды. Активист Наил Нәбиуллин бүгенге көндә эзәрлекләнүче татарлар Энгел Фәттахов, Фазыл Вәлиәхмәтов, Зиннур Әһлиуллин исемнәре ясалган шигар тотып ялгыз пикетта торган. Ул моны үзенең Телеграм каналында язды. Шигардә "Татар каһарманнары төрмәдә! Татар халкының хокукларын яклаган өчен Энгель Фәттахов — 435 көн, Фазыл Вәлиәхмәтов — 237 көн төрмәдә. Зиннур Әһлиуллин мәхкәмәсе дәвам итә. Кемнәр чиратта? Татар активистларына - азатлык! Татар халкына каршы репрессияләрне туктатылсын! Татар халкы сынмаячак!" дигән сүзләр язылган.

Наил Нәбиуллин үз чыгышында татар милләтенә каршы алып барылган әзерлекләүләрне туктатырга чакырды.

– Бүген төрмәдә утыручылар – милләтебез өчен көрәшкән каһарманнар. Энгель Фәттахов, Фазыл Вәлиәхмәтов, Зиннур Әһлиуллин – болар барысы да милләтебезнең намусы. Аларны җинаять өчен түгел, ә хакыйкатьне әйткән өчен төрмәләрдә интектерәләр, мәхкәмә юлларында йөртәләр, басым ясыйлар. Татар халкы бу авыр чорда үз батырларын онытмаска, аларны сакларга һәм якларга тиеш!" - диде ул.

Наил Нәбиуллин халыкара җәмәгатьчелекне татар халкына карата барган репрессияләргә игътибар итәргә чакырды.

Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли.

Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла. Узган елны Әһлиуллинга карата җинаять эше ачылды, аны карау дәвам итә. Активист Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепләнә.

Фазыл Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды. Вәлиәхмәтов узган ел 5 декабрьдә тоткарланды. Шуннан бирле ул Тикшерү изоляторында тотыла.

70 яшьлек Вәлиәхмәтовны "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү "Вконтакте" социаль челтәрендә 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр чыккан биш постка кагылса, "террорчылыктны аклау" гаепләве бер постка нигезләнгән.

Энгел Фәттаховны 2024 елның маенда тоткарлаганнар иде. Аны 2018-2020 еллларда ришвәт алуда (Җинаять кодексының 290 маддәсе) шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән.

Соңрак Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килде. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр иде.

Шулай ук Энгель Фәттаховка 140 мең сумлык ришвәт алуы турында тагын бер җинаять эше ачылды. Фәттахов гаебен танымый. Ул да тикшерү изоляторында утыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG